Коронавирус пандемиясен шәһәрдә яшәүче буйдаклар авыррак кичергән

“ПромРейтинг” агентлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, яшьләр арасында тикшеренү үткәргән. Максаты – быелгы яз-җәй айларында коронавирус пандемиясе йогынтысын үзендә барыннан да ныграк тойган яшь төркемнәрен ачыклау.

Тикшеренү 15 июнь — 10 август чорында уздырылган. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстандагы яшьләрнең 60 проценты чамасы  “курку хисе”, “киләчәккә ышаныч”, “социаль активлык”, “иҗтимагый институтларга ышаныч”, “иминлек”, “матди хәл”, “тормыштан гомуми канәгатьлек хисе” категорияләре буенча үзендә сизелерлек үзгәрешләрне тойган.

Ә инде 26-30 яшькә кадәрге төркем пандемия вакытындагы икътисади-эпидемиологик вазгыятьнең тискәре ягын барыннан да авыррак кичергән. Болар – асылда зур шәһәрдә яшәүче, урта махсус белемле, гаиләсез, даими эше булмаган буйдак ир-атлар.


Фикер өстәү