Бүген Татарстан парламентында Бюджет, салымнар һәм финанс, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, Законлылык һәм хокук тәртибе, Социаль сәясәт комитетларының уртак утырышында республика Премьер-министры урынбсарлары вазифасына кандидатлар тәкъдим ителде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.
Аларны депутатларга Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров игълан итте.
Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Ләйлә Фазлыева, Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына тәкъдим ителде.
Альберт Кәримов — ТР вице-премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры, Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан вице-премьеры — икътисад министры вазифаларына кандидат. Тәкъдим ителгән кандидатураларны депутатлар хуплады. Алар 14 сәгатьтә башланачак Дәүләт Советы утырышында расланачак.