Татарстанда торакка ихтыяҗ 51 процентка арткан

Август аенда Татарстанда фатирга ихтыяҗ узган елның шушы ук аендагыга караганда 51 процентка арткан. Казандагы фатирларга ихтыяҗ исә 70 процентка ук үскән.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, җәйнең соңгы аенда торакны сату-алу буенча барлыгы 8 967 килешү теркәлгән. Узган елның җәйге айлары белән чагыштырганда – 7 процентка, ә 2022 елның август аендагы белән чагыштырганда – 51 процентка диярлек күбрәк бу. Чагыштыру өчен: узган елның августында алты меңләп кенә сату-алу килешүе төзелгән булган.

2022 елның августында Казанда 2 130 килешү теркәлгән. Ә быел августта – 3 628 (70 процентка арткан).
Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, агымдагы елның сигез аенда август рекорд куйган. Моңа кадәр апрель аенда фатирлар күп сатып алынган булган.

Шәхси йортлар һәм җир кишәрлекләренә килгәндә, быел сигез айда 11 мең һәм 67 мең чамасы алыш-биреш теркәлгән. Бу күрсәткечләр узган елдагыга туры килә.


Фикер өстәү