Гыйнвар аенда шәхси йортларны ипотекага алучылар арткан

Росреестрның Татарстандагы идарәсе гыйнвар аенда торак йорт сатып алу буенча 700гә якын ипотека теркәгән инде. Шулай ук җир кишәрлекләрен ипотекага алучылар арткан. Агымдагы елның беренче аенда 2,4 мең кишәрлек теркәлгән.

Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова әйтүенчә, узган елның гыйнварында ипотекага җир кишәрлеген алучылар артса, быел – торак йортларны алучылар күбәйгән. Шәһәр читендәге күчемсез милеккә, элеккечә үк, ихтыяҗ зур икән. Күчемсез милекнең башка төрләренә дә ипотека буенча алыш-бирешләр саны ишәйгән. Мәсәлән, фатир буенча ипотекага – 17 процентка, торак булмаган биналар буенча – 18, машина өчен урыннар буенча – 37 процентка арткан.
Гомумән, гыйнвар аенда барлыгы 7,3 меңнән күбрәк ипотека теркәлгән. Бу – алдагы елдагыга караганда 12 процентка зуррак сан. Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, ташламалы кредитлау программасына халык арасында ихтыяҗ зур. Росреестр гыйнвар аенда 500дән артыграк ташламалы ипотеканы теркәгән инде.


Фикер өстәү