Милек теркәтүчеләр ишәйгән

Узган елда Татарстанда Росреестр идарәсенә милекне теркәү өчен 1 миллионнан артыграк документлар җыелмасы тапшырылган.

Росреестр идарәсе белән Кадастр палатасының йомгаклау коллегиясендә билгеләп үтелгәнчә, алдагы елдагыга караганда 80 меңгә күбрәк бу. Өлешкә кереп төзү базарында да зур җанлану күзәтелгән. 2020 елда өлешчеләр белән 21 меңнән артыграк (2019 елдагыдан 16 процентка күбрәк) килешү төзелгән. Эскроу-счетлар нигезендә төзелгән килешүләр саны 7 тапкырга күбәеп, 10,5 меңнән артып киткән. Күчемсез милекнең барлык төрләренә зур ихтыяҗ күзәтелгән: торак булмаган бүлмә-биналарны сатып алу очраклары – 39 процентка, җир кишәрлекләрен сатып алу – 34, торак сатып алу 21 процентка арткан.


Фикер өстәү