Татарстанда торак базарында җанлану сизелә башлаган

Республикада торак базары «уяна». «Барыбыз өчен дә мәгълүм сәбәпләр аркасында торгынлык килеп чыкканнан соң күчемсез милек базарының әкренләп җанлануын күрәбез: «Росреестр»га теркәү гамәлләре буенча тапшырылучы гаризалар саны атна саен артып бара», – ди «Росреестр» ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

  Әйтик, узган айда күчемсез милекне теркәүгә 42 меңгә якын гариза тапшырылган. Чагыштыру өчен: республикада апрель аенда оешмага нибары 9 мең гариза кергән. Хәзерге вакытта электрон хезмәт күрсәтүләр белән кызыксыну да арта – интернет аша 12 мең чамасы гариза тапшырылган.

«Росреестр»дагы уңай үзгәрешләр татарстанлыларның үзизоляциядән чыгуына бәйләп аңлатыла. Июньнең беренче атнасына гына да 15 мең чамасы гариза алынган.

Завод бәладән котылган

Казанда газ бүлү станциясендәге шартлау күршедәге объектларның да шартлавына китерергә мөмкин иде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев шундый фикердә. «Базада зур күләмдә газ саклануына карамастан, территориясенең бер өлешенә генә зыян килгән», –дип аңлаткан ул журналистларга.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, база тирәсендәге зонага шулай ук «Казан Оргсинтез» корылмалары да эләгә. Янгын аларга күчкән очракта хәтта торак йортларга да зыян килгән булыр иде.

12 июньдә Казанның газ бүлү станциясендә кысылган газлы цистерна шартлавын искә төшерик. Фаҗига урынында бер кеше һәлак булган, икесе зыян күргән. 18 сәгать узгач кына янгынны сүндерүгә ирешелгән. Җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү