«Татарстанның ел студенты» Гран-при иясе билгеле

«Пирамида» концерт залында «Татарстанның ел студенты» республика премиясе узды. Ул инде 16 мәртәбә үткәрелә. Елның иң яхшы студенты исемен, гадәттәгечә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов атады. 2011 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан конкурсның «Гран-при» номинациясендә җиңү өчен төп приз — дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге булдырылган иде.

Республика башлыгы студентларга изге теләкләрен теләде.

Шулай итеп, Дамир Нургалиев Гран-при иясе булып танылды. Ул Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студенты.

Быел конкурска студентлар тапшырган гаризалар саны буенча яңа рекорд куелган иде. 25 вуздан 354 студент катнашырга теләк белдергән. Шуларның 170тән артыгы беренче этапны узган. Быел премияне 18 юнәлеш буенча тапшырдылар. Алар арасында студентлар, студент оешмалары һәм клублары өчен дә бүләкләр бар.


Фикер өстәү