Рөстәм Миңнеханов коронавирус кичерүчеләрне тернәкләндерү программасын эшләргә кушты

Татарстанда коронавирус кичерүчеләрне реабилитацияләү программасын эшләргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.

Татарстан Президенты басым ясап әйткәнчә, Covid-19 кичерүчеләрне тергезү һәркем өчен бер үк төрле була алмый, шуңа күрә чирнең аянычлы барлык нәтиҗәләре исәпкә алынырга тиеш. “Республикада 40тан артыграк санаторий бар, аларны, мөмкинлеккә карап, кешеләребезнең сәламәтлеген ныгытуга җәлеп итү кирәк. Шулай ук   нәтиҗәләре расланган реабилитация ысулларыннан да файдалану шарт”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Ул коронавирус пандемиясенең сәламәтлек саклау системасы өчен бик җитди сынауга әйләнүен искәрткән. Тармакка җәлеп ителгән акча 89 миллиард сумнан артып киткән. Инфекциягә каршы көрәшкә өстәмә рәвештә 2,6 миллиард сум бүлеп бирелгән, 55 йогышлы авырулар госпитале булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук планлы медицина ярдәме күрсәтүнең кимүе һәм диспансеризациянең туктатылып торуының кешеләребез сәламәтлегендә тискәре чагылыш табуын да билгеләп үткән. Ул Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеген килеп туган хәлләрне анализлап, агымдагы елга гамәлләр планын эшләргә кушкан.

 


Фикер өстәү