Әллә ни арада үсеп җиттеләр…

Мамадыш районы Югары Сон авылында гомер итүче Сәвия Гыйлаҗетдинова тормыш мәшәкатьләре белән 75 яшьлек матур юбилееның ишек какканын сизми дә кала. Исең китәр, күпме вакыт узган бит.

Сугыштан соңгы, илебез аякка басарга тырышып яшәгән авыр чорга туры килә аның балачагы. Шөкер, әтисе Котдус абый Бөек Ватан сугышыннан исән-имин, җиңү яулап кайта. Әниләре колхозда төрле эшләрдә эшли. 1947 елның гыйнварында, кышның суык көндә, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә Сәвия. Аңа өч яшь булганда, барысын да ятим калдырып, әтиләре фаҗигале төстә Идел елгасында батып үлә. Сәвиядән соң тагын бер кыз бала туа әле. Төпчек балага Нурия дип исем бирәләр. Аны карап үстерү апасы Сәвиягә туры килә. Алар бергә уйныйлар, кайвакыт, үзара тарткалашып, нәрсәдер бүлешеп тә алалар. Апасы малайлар белән көч сынашса да, арага кереп кысыла торган була сеңлесе. Кайвакыт әнисенә кайтып әләкли. Әмма ничек кенә булмасын, алар агылый белән тагылый кебек булалар. Хәзер дә  бер-берсен сагынып, һәр очрашуга шатланып яшиләр.

Сәвия ханым үзенең балачагын «яланаяклы» дип искә ала. Язгы кояш карны эретеп бетерергә дә җитешмәгән мәлне көтеп ала балалар. Аяк-куллары «чебиләп», яргаланып, кытыршыланып бетә. Әниләре мунчада мунчалага кер сабыны сылап, аларның елаганнарына да карамый ышкып юа да каз мае сөртеп куя. Бу иң яхшы дәва була.

Кыз беренче сыйныфка Алкин авылындагы башлангыч мәктәпкә бара. Ул чакта мәктәпләр утын ягып җылытыла. Ягарга утын җитмәгәнлектән, һәр балага ике ярка утын алып барасы. Әниләре ни пешерсә, шуны тыгып җибәрә. Күбрәк бер телем ипи белән сөт җибәрә. Сәвиягә уку җиңел бирелә, яхшы билгеләргә генә укый. Өченче класстан соң укуын Тәкәнеш мәктәбендә дәвам итә. Әле кечкенә булганлыктан, сагынуга чыдый алмый: 25 чакрым  ераклыктагы авылына бер үзе качып кайтып китә торган була. Ул чакларны искә алганда, Сәвия ханым, күрде инде безнең башлар, дип уфтанып та куя.

1965 елда мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый ул. Әнисенең укытырга мөмкинлеге булмагач, кая да булса эшләргә ният кылып, мәгариф бүлегенә юл тота. Аны Үсәли урта мәктәбенә пионервожатый итеп билгелиләр.

Югары Сондагы «Спартак» колхозына билгеләнгән Ирек исемле яшь рәис Сәвиягә бер күрүдә гашыйк була. Өч ай да эшләргә өлгермәгән кызны, 18 яше дә тулмаган килеш, ат белән Югары Сонга урлап алып кайта. Кызны Югары Сон җидееллык мәктәбенә рус теле укытучысы итеп күчерәләр. Ул Казан педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Коллектив белән дус, тату эшлиләр. Барысы да яшьләр, активлар, тормышлары да бер чама. Бәйрәмнәрдә гаиләләр белән җыелалар, табигатькә дә ял итәргә бергә чыгалар.

Сәвия ханым, кечкенәдән ныгып үскәнгә, бер эштән дә курыкмый. Ирен өч кыз һәм бер малай белән дә куандырырга өлгерә. Каенанасы белән дә килешеп, фикерләшеп яши.

Авылда балалар күп булганга, колхоз рәисе балалар бакчасы ачарга кирәк дигән фикергә килә. Озак та үтми, авыл уртасында мәһабәт бина калка. Җиләк-җимеш бакчасы да булдырыла. Сәвия ханымны шушы бакчага мөдир итеп күчерәләр. Шул вакыттан 19 ел мөдир булып тора ул. Бакча үз чорында Татарстан буенча алдынгы урында бара. Махсус киемнәр тектереп, телевидениедән дә чыгышлар ясыйлар, балаларны ел саен Казанга циркка да алып баралар. Мөдир хезмәттәшләре – музыка белгече Гүзәлия Фәләховага, тәрбияче Наҗия Рәхимовага, хезмәткәр Оркыя Сәләхиевага бик тә рәхмәтле.

Хәзер Сәвия ханым лаеклы ялда. Иреге генә иртәрәк ташлап китте аны… Балалары бар да урнашкан, гаиләле. Кече кызы үзе белән яши. Сәвия ханым эшсез тора алмый. Аның яраткан һөнәре – бакча үстерү. Кыш көннәрендә бәйләү белән мавыга. Дүрт оныгы  яшәргә көч биреп, шатлык өстәп торалар. «Элек, һәр ял саен кайтып, өебезне шау-гөргә күмеп, миңа өч көнлек эш калдырып китәләр иде. Әллә ни арада үсеп җиттеләр. Менә өлкән оныгым Азатның малае Самир туды. Шуны күрү бәхетенә дә ирештем. Шатлыгымның чиге юк! Аллаһка шөкер, исән-сау гына булсыннар!» – дип шатлыгы белән уртаклашты ул. Без дә Сәвия ханымга саулык, озын гомер, балалары-оныклары бәхетенә куанып  яшәвен теләп калабыз.

 

Рәйсә Муллаәхмәтова, Мамадыш


Фикер өстәү