Татарстанда торакка ихтыяҗ 30%ка арткан

Татарстанда июль аенда әзер торакка ихтыяҗ май аендагы белән чагыштырганда 30%ка арткан. Россреестр идарәсе шундый мәгълүматлар китерә.

Ведомство хәбәренә караганда, фатир сату-алу килешүләре май аенда 4,4 мең тәшкил итсә, июльдә бу сан 5,7 меңгә җиткән. Шәхси торак буенча алыш-бирешләр саны 1,1 меңнән 1,4 меңгә кадәр арткан. Моннан тыш июльдә җир кишәрлекләренә ихтыяҗ 22%ка үскән (6,8 меңнән 8,3 меңгә җиткән).

“Май аенда, мәгълүм сәбәпләр аркасында, күчемсез милек базарында сатып алучыларның активлыгы кимегәннән соң, июльдә янә торакка ихтыяҗның тотрыклы үсүен күрдек. Татарстанда яшәүчеләр июльдә күчемсез милекне, шул исәптән яңа йортлардан һәм кредит акчасына, 23 процентка ешрак сатып ала башлады. Ипотека нигезендәге алыш-бирешләр май аендагы белән чагыштырганда – 23 %ка, өлешкә кереп төзү килешүләре – 66%ка артты”, – ди Россреестрның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Азат Җаббаров.

Тулаем алганда, Росреестр идарәсенә быел 7 ай эчендә узган елның шушы ук чорындагыга караганда 11,6%ка күбрәк гариза кергән. Узган елда 600 меңнән артыграк гариза алынган булса, быел инде – 675 мең чамасы.


Фикер өстәү