Торакны ничек дөрес итеп сатып алырга яки сатарга?

“Росреестр”ның Татарстан буенча идарәсе һәм Кадастр палатасы 28 апрельдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә күчемсез милек сатып алучылар яки сатучылар өчен “Кайнар линия” үткәрә.

Быел күчемсез милек базарындагы алыш-бирешләр саны бик нык ишәйде. Татарстанда фатирларга, шәхси йортлар һәм җир кишәрлекләренә ихтыяҗ узган елдагы белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артты!

Шул сәбәпле ведомстволар белгечләре, теге яки бу сораулар килеп туганда, “Кайнар линия” телефоннарына шалтыратырга киңәш итә. Телефон аша түбәндәге сорауларга җаваплар табарга мөмкин:

— Күчемсез милек белән арыш-бирешләр ясау өчен нинди документлар әзерләргә?

— Сатып алыр алдыннан күчемсез милекнең юридик яктан “чисталыгын” ничек тикшерергә?

— Сатучы белән сатып алучы арасындагы исәп-хисап кайчан ясалырга тиеш – милеккә хокук күчүне теркәгәнгә кадәрме, әллә инде теркәгәчме?

— Алыш-бирештә балигъ булмаган бала катнашса, нишләргә?

— Нинди очракларда нотариуска мөрәҗәгать итәргә?

— Күчемсез милек объектын кадастр учетына кую үзенчәлекләре нинди?

— Электрон теркәүдән ничек файдаланырга һәм электрон санлы имзаны кайдан алырга?

Кайнар линия телефоны: (843) 255-25-71.


Фикер өстәү