Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне белән тәбрик итте.

«Бу көнне, моннан 115 ел элек, Россия Империясенең Беренче Дәүләт Думасы эшкә керешкән. Демократлаштыру процессы һәм реформаларның башлануы, шул исәптән илебездә парламент хакимияте институтының формалашуы нәкъ менә аның эшчәнлеге белән бәйле», — диелә котлау текстында.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, парламентаризм институты «илнең сәяси һәм хокукый системасын үстерүдә аерылгысыз элемент, әһәмиятле фактор» буларак чыгыш ясый. Дәүләт Советы Рәисе узган елда бөтен халыкның тавыш бирүе ярдәмендә РФ Конституциясенә Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән төзәтмәләрнең хуплануын билгеләп үтте.

«Аның кысаларында дәүләт күләмендә зур әһәмияткә ия һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне хәл итүдә парламентаризмның роле тагын да көчәйде. Төбәк парламентлары һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары да үз компетенцияләре чигендә норматив хокукый базаны камилләштерүгә сизелерлек өлеш кертә», — дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе.


Фикер өстәү