Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентаризмы көне белән котлады

Гасырларны узган бәйрәм

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның

Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлавы

 

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле коллегалар – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Сезне чын күңелдән ел саен              27 апрельдә Россиядә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне белән котлыйм.

Нәкъ менә шушы көнне 1906 елда яңа демократик гавами хакимият  институты – Россия Империясенең Беренче Дәүләт Думасы үз эшенә кереште. Шуннан бирле гасырдан артык вакыт узып китте. Ил һәм җәмгыять олы юл үтте. Дәүләти һәм иҗтимагый-сәяси корылышның рәвеше үзгәрде. Тарихи традицияләргә, нормалар чыгаруның һәм парламент эшенең бай тәҗрибәсенә нигезләнеп, өч дистә ел дәвамында ике палаталы Россия Федерациясе Федераль Собраниесе актив эшчәнлек алып бара. Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы, барлык дәрәҗәдә дә ил парламентаризмының югары стандартларын куеп, законның өстенлеге, ачыклык, сайлаучылар алдында җаваплылык принципларына тайпылышсыз таяна, хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Депутатлар төрле партияләрдә торсалар да, иң беренче чиратта алар күпмилләтле илебез халкының мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклыйлар.

Федератив дәүләттә парламент системасының аерылгысыз өлеше булып конституциячел вәкаләтләр кысаларында үз норматив хокукый базасын булдыручы төбәкләрнең закон чыгару собраниеләре тора. Алты чакырылыш дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан заман таләпләренә җавап бирә торган, җәмгыятьнең яшәү эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә – сәламәтлек саклауга һәм мәгарифкә, экологиягә, региональ торак, гаилә, яшьләр сәясәтенә һәм милли сәясәткә – кагылышлы күпсанлы законнар эшләнде һәм кабул ителде… Парламентара хезмәттәшлек, муниципаль органнар депутатлары белән үзара эшләү җайга салынды. Граждан җәмгыяте институтлары һәм экспертлар бергәлеге белән конструктив эш алып барыла.

2024 ел башыннан яңа сайлау циклы старт алды. Россия Федерациясе Президентын сайлаудан соң инде тиздән сентябрь аенда җиденче чакырылыш республика парламенты депутатларын сайлау булачак. Ышанам ки, татарстанлылар, һәрвакыттагыча җаваплы граждан позициясендә торып, үз тавышларын иң лаеклы кандидатларга бирәчәк. Нәкъ менә алар алдагы биш ел дәвамында хакимиятнең закон чыгару органында сайлаучылар һәм республика мәнфәгатьләрен яклаячак һәм вәкиллекле халык хакимиятенең иң яхшы традицияләрен алга таба да үстерәчәк.

Татарстан Республикасы халкын Россия парламентаризмы көне белән ихластан котлап, барыгызга да ил һәм республика тормышында актив катнашуыгызны, тынычлык, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа уңышлар телим. Сау-сәламәт, бәхетле һәм имин булыгыз. Бәйрәм белән!

 


Фикер өстәү