Татарстанда чистарту икеайлыгы башланды: әлегә нинди нәтиҗәләр ясап була?

Татарстанда 1 апрельдән чистарту икеайлыгы башланды. Татарстанда төп өмәне 27 апрельдә уздырачаклар. Әлегә нинди нәтиҗәләр ясап була? «ВТ» хәбәрчесе вазгыятьне белеште.

– Санитар чистарту икеайлыгы ул чүп җыюдан гына гыйбарәт түгел. Бу чорда табигатьне саклау буенча бөтен эшне башкарабыз. Моңа агач утырту да, елга буйларын чистарту да керә. Шушы ике ай эчендә республикада яшәүче һәркем үзе яшәгән йорт тирәсен, эшләгән урынын чистарта, – дигән иде Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков алдагы очрашуда.

Дөрестән дә, йорт тирәләрен, су буйларын, чишмәләрне чистартучылар күп. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр бит әле. Көннәр җылыту, кояш елмаеп карау да үзенекен итте. Халык җиң сызганып эшкә кереште. Тукай районының Сәмәкәй авылында гомер итүче Әлмира Искахова гаиләсе белән бар җирне ялт итеп җыештырып куйган инде.

– Кар астыннан чыккан чүпләрне җыеп алдык. Көздән тәртипләп калдыргач, бик авыр булмады, – ди ул. – Тирә-ягыбызны ниндидер бәйге узган өчен дә, бүләкләр бирсеннәр, дип тә тәртипләмибез. Йорт-җирең тәртиптә булгач, рәхәт бит инде.

Мамадыш районының Түбән Яке авылында да өмәгә чыкканнар. Ярдәмгә мәктәп укучылары да кушылган.

–   Тиздән Җиңү бәйрәме. Ел саен шушы көнгә кадәр бар җирне җыештырабыз. Берәүнең дә капка төбендә чүп-чар аунап ятмый. Кәнфит кәгазен дә кесәгә салырга өйрәнгән халык яши бездә. Авылда җимерек йортлар да юк. Иске өйләрне кеше тормаса, сүттерәбез. Искелек куркыныч ул. Ут-күз килеп чыгуы бар. Шөкер, авылда буш нигез дә юк диярлек. Әгәр берәрсе сата икән, шундук читтә яшәүче авылдашларыбыз алып, үзенә йорт сала. Авылга чит кеше кертәсебез килми, – ди җирлек башлыгы Рафаэль Низаметдинов.

Шәһәр халкы да тик ятмый. Инде узган шимбәдә өмәгә чыгучы оешмалар булды. Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлен, парк-скверларны, үзләре эшләгән урыннарны җыештыручылар шактый булган. Имәнлек урамында гомер итүче 76 яшьлек Наҗия Сафина ел саен үз йортлары тирәсен генә түгел, янәшәдәге каенлыкны да җыештырырга бара икән.

– Дус кызым Раушания белән 6 ел инде каенлыкны чистартабыз.  Шөкер, елдан-ел чүп кими. Элегрәк әллә ниләр китереп ташлыйлар иде. Чүп-чар арасында пластик шешәләр күп. Кулыңа тоткан әйберне чүп савытына ташларга кирәген күпләр аңламый шул әле. Чисталыкка иң элек өйдә өйрәтергә тиешләр дип уйлыйм мин. Өйдә өйрәтмиләр икән, бакча-мәктәпләр аңлатсын иде, – ди Наҗия апа.

Шушы көннәрдә экологлар Казан буйлап рейдка чыкты. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үзәк идарәсенең 2 разрядлы белгече Анна Салахова сүзләренчә, алар чүплекләр яткан җирләрнең хуҗаларын эзләү белән дә мәшгуль.

–  Иң элек без халык күп йөри торган урыннарга рейдка чыктык. Мирный бистәсендә урнашкан Каенлыкка бардык. Ни күрик – Сабантуй уза торган җирдә төзелеш материаллары калдыкларын өеп киткәннәр. Бу урында мондый хәлне күргән юк иде әле, – ди ул.

Вознесение бистәсендә чүпләрдән тау хасил булган. Биредә чүп контейнеры тулып, бар калдык җиргә ташып чыккан.

– Бу урынга ике бистә халкы чүп ташлый. Калдыкларны алып китәргә машина да керә алмый. Әлеге проблема ел саен күзәтелә. Бистәдә чүп ташлау урыннары күбрәк булсын иде. Вакытында килеп тә алсалар, бу кадәр чүп җыелмас иде, – ди Вознесение бистәсендә гомер итүче Ләйсән Камалова. – Ташланган чүпкә карыйм да шаккатам. Тормыш авыр, дибез. Авыр булса, ипиләр, ризыклар җирдә аунар идеме? Бар нәрсәнең кадере бетте хәзер. Өмәләргә дә чыгарбыз, әмма иң элек күңелне чистартасы иде.

Анна Салахова әйтүенчә, чистарту икеайлыгы башланганнан бирле экологиягә бәйле кагыйдә бозуның 888 очрагы теркәлгән.

– Рейдлар вакытында 435 урынга рөхсәтсез ташланган чүплекләргә юлыктык. Монысы Казан эчендә генә әле. Безнең белгечләр Тукай, Алексеевск, Азнакай, Лаеш, Лениногорск, Алабуга, Әлки, Апас, Мөслим, Менделеевск, Чирмешән, Теләче районнарын да иңләде. Юл буйларындагы чисталыкны да күзәтеп торабыз, – ди белгеч.

Күзәтү дигәннән, икеайлык кысасында чисталыкны биеклектән дә күзәтәләр. Татарстанның биш районын күктән күзәткәннәр дә инде.

САН

Республиканың Экология буенча иҗтимагый кабул итү бүлегенә икеайлык башланганнан бирле 1034 мөрәҗәгать килгән. Аларның 780не – калдыкларга, 103е – сулыкларга, 94е – һава чисталыгына һәм 57се төрле сорауларга бәйле. Ел башыннан исә 1938 зар кабул иткәннәр.

Белеп тор!

Икеайлык кысасында административ хокук бозган гражданнарга – 2 мең сумнан  4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гражданнарга 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф салыначак. Юридик затларга 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр акчасыннан колак кагарга туры киләчәк.


Фикер өстәү