Космоста да язалар. «Җиңү диктанты» халыкара акциясе уза

Бүген Татарстанда «Җиңү диктанты»н язалар. Дөньяның 60тан артык илендә һәм Россиянең барлык төбәкләрендә узучы әлеге чара республикада 317 урында оештырыла. Быел диктантта катнашучылар саны 2 миллионнан артып китәр дип көтелә. Казандагы IT паркта да Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне тикшерделәр. Катнашучылар арасында Россия Герое Рәсим Баксиков та бар иде.

Рәсим Баксиков илебез тарихын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген искәртте.
– «Җиңү диктанты» тарихыбыздагы иң мөһим җиңүләрнең берсен онытмас өчен кирәк. Бөек Ватан сугышында Җиңүебез дөньядагы вазгыятьне тамырдан үзгәртте. СССР 25 миллионлап кешесен югалткан, һәм без моны истә тотарга тиеш, – дип сөйләде ул.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова әйтүенчә, Казанда «Җиңү диктанты»н алтынчы мәртәбә язалар. Әлеге чара оештырылган урыннар да, анда катнашучылар да арта.
– Әлеге халыкара акция Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне тикшерү һәм яңарту өчен оештырылды, чөнки Җиңүебезне тартып алырга һәм үткәннәрне төзәтергә теләүчеләр шактый. Соңгы вакытта бигрәк тә. Шуңа күрә илебез тарихын өйрәнергә кирәк, – диде ул.

Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе башлыгының ветераннар белән эшләү буенча ярдәмчесе Марат Хәмидуллин фикеренчә, үткәнне онытсак, киләчәгебезне күзалларга авыр булачак.

– Бу гади диктант кына түгел, бу – безнең тарих: үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез, – диде ул.

Диктант башланыр алдыннан Мәскәүнең Җиңү музееннан туры трансляция оештырылды. Диктантны җирдә, суда һәм хәтта космоста да язалар. «Җиңү диктанты»н язучыларга Халыкара космик станция бортыннан да сәлам җибәрделәр.

Казандагы Һади Такташ исемендәге татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Герда Галиева «Җиңү диктанты»н икенче ел яза.
– Әгәр узган елда сугыш вакыйгалары буенча күп сораулар булса, быел мәдәният мәсьәләләренә, шул исәптән Бөек Ватан сугышына бәйле сәнгать әсәрләренә күбрәк игътибар бирелде. Махсус әзерлек булмады диярлек. Диктантта үз белемнәремне тикшереп, сынап карар өчен катнашам, – диде ул. – Минем бабам хәрби корреспондент булган. Ул, Бөек Ватан сугышында катнашып, дошманны куып, Берлинга кадәр барып җиткән.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты


Фикер өстәү