Карабодай бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Күбегез: «Мондый бәлеш буламыни?» – дияр. Кайбыч ягында, бигрәк тә Кошман авылында, бер генә аш та, мәҗелес тә бу бәлештән башка узмый. Ярмасын-маен жәлләмәсәң, шундый тәмле булып чыга ул!

Камыр өчен: 1 йомырка, атланмай, кефир, бераз сода, тоз, он. Бер зур, ике кечерәк җәем кирәк булачак.

Эчлек өчен: 1,5 кг карабодай ярмасы, 3 литр су, 200 г атланмай, 1 аш кашыгы тоз, шикәр комы (күбрәк тә ярый).

Эш барышы: карабодайны чистартырга, юып, тоз, атланмай салынган суда пешерергә. Әзер булгач, 50 г шикәр комы сибеп, болгатырга. Табаны майларга. Камыр әзерләргә, җәяргә. Зур җәемне табага куярга һәм өстенә карабодай салырга. Май, шикәр комы өстәргә. Аннары икенче җәем белән өстен капларга, бизәкләп, бәлеш формасына китерергә. Духовкага озатабыз. Әзер бәлеш өстенә шикәр комы сибәбез.


Фикер өстәү