Татарстанда торак сатып алучылар саны кимегән

Гыйнвар аенда Татарстанда барлыгы 5,7 мең кеше торак сатып алган. Шул ук вакытта узган елның декабрендә 7,3 мең алыш-биреш теркәлгән булган. Ягъни  торак сатып алучылар 21,6 процентка кимегән.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, иң күп килешүләр Казанда төзелгән (1,9 мең). Республикада ипотека буенча (җир кишәрлекләрен дә кертеп) барлыгы 2,3 мең килешү имзаланган. 5,9 мең торак ипотекага сатып алынган. Узган айда җир кишәрлеген сату-алу буенча 5,2 мең алыш-биреш теркәлгән. 1000нән артыграгы – Казанда.

2022 елда республикада торак сатып алучылар 38,8 процентка кимеп, нибары 101585 килешү төзелгән (2021 елда – 166021). Декабрь аенда күчемсез милек базары барыбер элекке хәленә кайта алмаган: нибары 7311  сату-алу килешүе теркәлгән. Шул ук вакытта 2021 елның декабрендә мондый алыш-бирешләр саны 2,7 тапкыр күбрәк булган (19376 килешү).


Фикер өстәү