Владимир Путин бүген Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаячак

Чара Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башланырга тиеш.

Бүген – 21 февральдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле тәүге Юлламасы игълан ителәчәк. Чара Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башланырга тиеш. Ул “Гостиный двор”да узачак. Очрашуга гадәттәге кунаклар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар чакырылган.

Моңа кадәр Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков “Москва. Кремль. Путин” программасында, дәүләт башлыгы чыгышында махсус хәрби операция темасы аерым игътибар үзәгенә алыначак, дип белдергән иде. Килеп туган вазгыятькә, махсус хәрби операциягә һәм халыкара хәлләргә бәя биреләчәк, диде ул.

Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын, Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтән башлап, федераль каналлар күрсәтәчәк. Телевидение программасына караганда, Президентның чыгышы бер сәгать дәвамында барачак. Аны Беренче канал, “Россия-1” һәм НТВ тапшырачак.


Фикер өстәү