107 яшьлек Өммениса Һадиева: “Беркайчан да дару эчмәдем”

Мамадыш районының Тәкәнеш авылында яшәүче Өммениса Һадиевага 107 яшь тулган. Бу хакта “Нократ” хәбәр итә. Өммениса әбинең сүзләренә караганда, озак яшәүнең сере – кешеләргә яхшы мөгәлләмәдә булу.

Моннан өч ел элек туган көн иясе кунакларны үзе каршы алып, сыйлап җибәрә торган булган. Аягы авыртканга күрә, бу юлы ул котлауларны утырган җиреннән генә кабул иткән.

Өммениса әби, беркайчан да дару эчмәдем, ди икән. Күбрәк хәрәкәтләнергә тырышкан, суны бары тик чишмәдән генә эчкән. Шулай да, озак яшәвенең төп сере, дип, кешеләргә карата яхшы мөгәлләмәдә булуны атый ул. Яшәү дәверендә бәла-казаларны шактый кичерсә дә, әле дә тормышны ярата.

Өммениса әбине гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Анатолий Иванов, Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин килгән.

105 яшьлек Өммениса Һадиева: «Яшәүдән туймадым»


Фикер өстәү