Республикада рәсми төстә 358 күпфатирлы йорт яшәргә яраксыз дип танылды

Республикада рәсми төстә 358 күпфатирлы йорт яшәргә яраксыз дип танылды.

Бу объектлар барысы да Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) «авария хәлендә» дигән билге белән кертелгән.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел күчемсез милек реестрына яшәү өчен яраксыз дип табылган ике меңгә якын объект турында белешмә теркәлгән. Аларның бер ишләре тузган, сүтәргә кирәк, ә кайберләрен төзәтергә дә була. Кайсының нинди планга кертелгәнен дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары хәл итә.

Идарә җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова әйтүенчә, хәзер күчемсез объектларның нинди хәлдә булуы ЕГРН өземтәләрендә яктыртыла. Элек мондый мәгълүматларны җирле үзидарә органнарына рәсми мөрәҗәгать  ясатып кына алырга мөмкин иде.

– Күчемсез милек сатып алырга җыенсагыз, беренче чиратта, бар яклап тикшерергә тәкъдим итәбез, – ди белгеч. – «Күчемсез милеккә арест салынмаганмы, төзелеш тыелган яки ниндидер сәбәпләр белән чикләнгән зонага кермиме?» дигән сорауларга җавапны ЕГРН өземтәсеннән табарга мөмкин. Соңгы яңалыклар ярдәмендә шулай ук сатып алырга җыенган объектның физик халәте, яшәү өчен ни дәрәҗәдә яраклы икәнен дә белергә мөмкин. Шулай итеп, реестрдагы һәр мәгълүмат гражданнарның мәнфәгатен кайгыртуга, яшәргә яраксыз йорт сатып алудан коткаруга, күчемсез милек реестрының актуальлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән».

Исегезгә төшерәбез: авария хәлендәге, сүтү яки төзекләндерү каралган яшәргә яраксыз йортларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү турындагы 148-ФЗ законы 2022 елның 1 февраленнән бирле гамәлдә.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү