Татарстан кешеләрне авария хәлендәге торактан тиз арада күчерү өчен акча алачак

Татарстан гражданнарны 2017 ел башына авария хәлендә дип табылган торактан күчерү программасын вакытыннан алда тәмамлау өчен өстәмә акча алачак Россиядәге сигез төбәкнең берсе булыр дип көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм күрсәтү фондына сылтама белән хәбәр итә.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин элегрәк россиялеләрне авария хәлендәге торактан тиз арада күчерүгә 13 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирергә вәгъдә иткән иде. Тиешле заявкалар 23 төбәктән алынган.

«Хәзерге вакытта 5,9 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү турында карар әзерләнә, әлеге акчалар шулай ук программаны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк. Алар Россия Федерациясенең тагын сигез субъектында программаны вакытыннан алда төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк», — дип ачыклык керттеләр фондта.

Татарстаннан тыш, өстәмә финанслар алачак төбәкләр арасына Башкортстан, Карелия һәм Төньяк Осетия – Алания республикалары, Хабаровск крае, Кемерово һәм Новосибирск өлкәләре дә керде. Тулаем алганда, лимиттан тыш финанс ярдәме механизмы буенча 28 төбәкнең гаризасы хупланган инде.

Россиядә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча гражданнарны 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган торактан күчерү программасы гамәлгә ашырыла. Ул 2024 ел ахырына кадәр исәпләнгән. Өстәмә акчалар бүлеп бирү «гражданнарны яшәү өчен яраксыз дип табылган йортлардан ике елга алданрак күчерергә» мөмкинлек бирәчәк, дип ачыклык керттеләр фондта.

РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе съездының икенче этабы пленар утырышында 2021 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган торактан күчерү буенча яңа программа гамәлгә ашыра башларга тәкъдим иткән иде. Ул якынча 45 миллиард сумга төшәчәк.


Фикер өстәү