Татарстанда “Агростартап” грантына ия булучылар билгеле

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге “Агростартап” грантын алу өчен 152 гариза җибәрелгән. Бәйгенең комиссия әгъзалары икътисади яктан нәтиҗәле дип табылган 60 проектны сайлап алган. Алар әлеге грантны авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү һәм халыкны эш белән тәэмин итү өчен тотачак.

Сөт җитештерү өстенлекле юнәлеш булып табылган. Бу категориядә 24 кеше җиңгән – алар өчен гомуми ярдәм күләме 73 млн. сумны тәшкил итәчәк.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов сүзләренчә, быел әлеге грант өчен барлыгы 160 млн. сум гына бүленеп бирелгән, шуңа да нибары 60 проект сайланып алынган.
– Бәйге комиссиясенең һәр әгъзасы проектларга объектив бәя бирде. Кызганыч, быел күп кенә яхшы проектларга грант бирә алмыйбыз, чөнки әлеге программаны тормышка ашыру өчен бүлеп биргән акчалар җитәрлек түгел дип саныйбыз, – диде ул.


Фикер өстәү