Татарстанда ипотека алучылар саны 23 процентка арткан

Республикада барлыгы 56,5 мең алыш-биреш теркәлгән.
Татарстанда яшәүчеләр беренче яртыеллыкта 56,5 мең ипотека рәсмиләштергән. Росреестрның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Хисмәтуллин әйтүенчә, ипотека буенча уңай динамика күзәтелә. Ипотека алучылар саны узган елның беренче яртыеллыгындагыга караганда 23 процентка күбрәк теркәлгән.

Хисмәтуллин сүзләренә караганда, торакка – 27 мең, җир кишәрлегенә – 19,1 мең ипотека рәсмиләштерелгән.
Ул шулай ук торак булмаган бүлмәләргә ипотека алыш-бирешләренең 30 процентка диярлек үсүен яртыеллыкның үзенчәлеге буларак атап үткән. Алты ай эчендә барлыгы 1242 шундый ипотека теркәлгән.


Фикер өстәү