«Шәле — Баулы» түләүле автомобиль юлы кысасында төзелүче «Алексеевск — Әлмәт» юлын киләсе елда ук кулланышка тапшырырга ниятлиләр.
— «Алексеевск — Әлмәт» юлы төзелеше тулы көченә бара. Эш өч этапка бүленгән. Юлның гомуми озынлыгы 145 чакрым тәшкил итә. «Алексеевск — Әлмәт» юлын киләсе елның декабрендә кулланышка тапшыру күздә тотыла. Юлның бәясе 102 миллиард сум, — диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
«Шәле -Баулы» түләүле юлы М-7 һәм М-5 трассаларын тоташтырачак.
— Бүген «Төньяк-Көньяк» коридорының әһәмияте зур. Яңа юл Көнбатыш — Көнчыгыш юнәлешендә дә, Төньяк — Көньяк юнәлешендә дә үсеш мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Бу Татарстан гына түгел, ил икътисады өчен дә әһәмтятле, — диде министр.