“Точмаш” заводы акчалы 5 буш эш урынына чакыра

Казанның “Точмаш” предприятиесе яңа хезмәткәрләр җыя. Компания “Татар-информ” агентлыгына хезмәт хакы югары булган вакансияләр исемлеген җибәргән.

Шулай итеп, иң акчалы 5 вакансиягә түбәндәгеләр керә:
1. 5нче разрядлы автоматлар һәм ярымавтоматлар наладчигы – айлык хезмәт хакы 80 мең сумнан башлана (бу вазыйфага дәгъва кылучылар Mitsubishi 32-41 MRA автоматларын, агрегатлы станоклар, аз фрезерлы станоклар, буйга кыручы токарь автоматларын белергә тиеш).
2. 5нче разрядлы автомат линияләр һәм агрегат станоклар наладчигы – айлык хезмәт хакы 80 мең сумнан башлана (бу вазыйфага дәгъва кылучылар автоматлар һәм ярымавтоматларны көйләү, шулай ук бер шпиндельле һәм күп шпиндельле автоматларны көйләү күнекмәләренә ия булырга тиеш. Моннан тыш кисү режимнары һәм эшкәртүнең технологик эзлеклелеген билгеләү тәҗрибәсе таләп ителә).
3. 2нче разрядлы программа белән идарә ителешле станоклар операторы – хезмәт хакы 65 000 сумнан башлана (эшкәртү процессларының тотрыклылыгын (сыйфаты, инструмент чыгымы) контрольдә тоту, яңа җитештерелә башлаган әйберләргә технологияләр эшләү, җиһазларны карап тоту бурычы куела).
4. 2нче разрядлы әйберләр җыючы – хезмәт хакы 60 000 сумнан башлана (бу вакансия пенсиягә вакытыннан алда чыгуны күздә тота).
5. 2нче разрядлы киң профильле станокчы – хезмәт хакы 50 000 сумнан башлана (бораулау, кондукторлар, шаблоннар, терәкләр буенча детальләрдә үтәли һәм шома тишемнәр ясау).
Предприятиегә шулай ук 2 нче разрядлы такелажниклар, 2нче разрядлы станок һәм слесарь эшләре контролерлары таләп ителә. Бу вазыйфаларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы 40 000 һәм 45 000 сум.
Хезмәткәрләргә тулы соцпакет, бушлай медицина тикшерүләре, махсус кием-салым тәкъдим ителә. Моннан тыш мохтаҗларга торак бирелә, эш урынына барып кайту чыгымнары каплана.
Кайбер белгечлекләр буенча зарарлы хезмәт шартлары өчен эш хакына 4 процентлы өстәмә һәм чираттагы ялга 7 календарь көне күләмендә өстәмә каралган. Моннан тыш пенсияне вакытыннан алда билгеләү күздә тотылган.
Предприятиегә барлыгы 300дән артыграк белгеч таләп ителә. Үзегезне кызыксындырган мәсьәләләр буенча кадрлар бүлегенә шалтыратып (8 (843) 278-26-25 яки 8-987-185-40-77) белешергә мөмкин.


Фикер өстәү