Татарстанда ялган акча белән алыш-биреш ясаучылар тотылган

Татарстанда ялган акча белән алыш-биреш ясаучылар тоткарланган. Җинаять кылуда гаепләнүчеләрне Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Казан шәһәре буенча Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре “кармак”ка эләктергән.

Полиция хезмәткәрләре ялган 5 мең сумлыклар белән 18 тапкыр алыш-биреш ясау очрагын ачыклаган.
Җинаятьчел төркемне оештыручы – Казанда яшәүче 22 яшьлек егет ялган биш меңлекләрне интернет аша сатып алган. “Фальшивка”ны ул шәһәрнең бер районында куеп калдырылган җирдән (“закладка”) барып алган. “Баегач”, дуслары белән бергәләшеп, Казан һәм Яшел Үзәннең сәүдә нокталарында теге яки бу товарларга ялган акчалар белән түләгән.

Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең тикшерү бүлеге “Ялган акчаларны яки кыйммәтле кәгазьләрне җитештерү, саклау, йөртү яки алар белән алыш-биреш ясау” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Җинаять кылуда шикләнүчеләргә 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү