Татарстанда ипотека алучылар саны арткан

Татарстанда ипотека буенча алыш-бирешләр саны арткан. Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең октябрь ае өчен мәгълүматлары шул хакта сөйли. Май – июль айларында ипотека иң аз санда теркәлсә, октябрьдә ике тапкыр артып, 4,5–5 меңнән 9,2 меңгә җиткән. Бигрәк тә торак  ипотекасы (май аенда 2,1 мең булса, октябрьдә – 4,6 мең) һәм җир кишәрлеге ипотекасы (майда – 1,4 мең һәм октябрьдә – 2,8 мең) арткан.

Идарә ун ай эчендә барлыгы 78,5 мең ипотека теркәгән. Шуның 37,2 меңе – торак, 1,7 меңе – торак булмаган бина-бүлмәләр һәм 26,1 меңе – җир кишәрлеге ипотекасы. «Татарстанда ипотека базарының җанлануы җәй азагыннан күзәтелеп, хәзер дә дәвам итә. Фатирлар һәм җир кишәрлекләре өчен алынган ипотека саны ике тапкыр артты. Кредит алу нигезендәге алыш-бирешләр саны да ишәйде. Сентябрьдә алар 5 меңнән артыграк булса, октябрьдә инде – 7,5 мең. Үсеш – 45 процент чамасы», – ди идарә башлыгы урынбасары Лилия Борһанова.

Быел күчемсез милек белән алыш-бирешләр саны буенча Казан (15414) һәм Чаллы (5938) беренчелеккә чыккан. Районнар арасында алдынгылар – Түбән Кама (2724), Әлмәт (2407), Питрәч (2382), Яшел Үзән (1991).

Шул ук вакытта гыйнвар – октябрь айларында идарәгә исәпкә кую-теркәү өчен 957 мең гариза кергән. Бу – узган елдагыга караганда 80 меңгә күбрәк.


Фикер өстәү