Җир шарындагы 8 миллиардынчы кешенең кайда туганы билгеле

Җир шарындагы 8 миллиардынчы кеше булып дөньяга килгән бала Әрмәнстандагы Мартуни каласында туган. Бу хакта Гегаркуника өлкәсе губернаторы Карен Саркисян социаль челтәрдәге сәхифсәендә язган. ТАСС хәбәр итүенчә, кызчыкка Арпи дип исем кушканнар.

Карен Саркисян әйтүенчә, сабыйның Җир шарындагы 8 миллиардынчы кеше булып дөньяга килгәнен ЮНИСЕФ оешмасында да раслаганнар. Кызчык Цовинар авылында яшәүче Карен Закарян һәм Ани Кочарян гаиләсендә туган. Авырлыгы 2 кило да 900 грамм, ә буе 49 сантиметр, сәламәтлеге яхшы икән.


Фикер өстәү