«Нинди гүзәлгә күзем төшсә, шуны өйгә алып кайтам, хатын табын әзерләп, урын җәеп көтеп тора»

«Мин – гаилә башлыгы! – дип мактанырга ярата инде ул. – Гаилә башлыгы мин. Һәм вәссәлам!» Хатыны дәшми. Беренчедән, ире таза гәүдәле дастуин кеше – йодрыклары зур, имән өстәл дә дер селкенеп ала. Икенчедән, ир белән бәхәскә тел әрәм итү бик үк дөрес түгел кебек тоела. Талаш-гауга юк кына нәрсәдән чыгып китә бит инде ул, сугышка да әйләнергә мөмкин, фаҗига дә китереп чыгаруы бар. Ә болай… дәшми калсаң… күпкә уңайлырак…

«Менә хатын-кызның аның кулыннан нәрсә килә? – дип фәлсәфә сата ире. – Ярый инде, бала таба беләләр, анысы да әле ирләрдән башка түгел. Ә хуҗалыкта… Чүкеч-балта тотамы алар, җир эшен беләме? Хәтта әзер әйбер дә сайлый алмыйлар бит… Менә мин үзем! Быел, әйтик, бәрәңгенең шундый сортын сайлап алып кайттым, колорадо коңгызы якын да килеп карамады. Ә күршеләр өч тапкыр агу сипте, шул килеш тә бәрәңге сабаклары корып бетте. Менә шулай ул…»

Янында дус-ишләре булса, моның авызына гына карап торалар. Баш кагып ризалашалар, сүзен җөпләп үз тормышларыннан мисал китергән булалар. Эчтән генә көнләшүчеләре дә бардыр инде, чөнки шул дәрәҗәдә гаилә башлыгы булу һәркемнең дә кулыннан килми бит. Бер эштә баш булсаң, башкасында түш буласың. Ә бу бөтен өлкәдә дә – гаилә башлыгы…

«Әле менә курортка барып кайттык. Хатын Бәкергә дигән иде, мин Төркияне сайладым. Ой, ял итеп тә карадык, малай! Ай, андагы матурлыклар…»

Юк, көнләшми дә булмый бит. Ир шулай күкрәген киереп, силсәвит персидәтеленеке кебек көр тавыш белән дөнья яңгыратып сөйләнеп утыра. Ә хатыны күзләрен аска төбәп кенә табынга ризык куя. Ник бер каршы төшсен дә ник берәр караңгы чырай катсын! Менә шулай булгач, чынлап та гаилә башлыгы булып чыга бит инде. Үзен куя белгән, димәк. Ә бу бик ансат нәрсә түгел. Бөтен яклап та әйбәт булмасаң, хатыныңның хаҗәтләрен, гаилә ихтыяҗларын тиешенчә канәгатьләндермәсәң, бу дәрәҗәдә иркен тоталмыйсың үзеңне. Хатын-кыз бит ул бернәрсәне дә аяп тора белми, күзе үткен, теле чага торган. Бер генә сыйфатың камил булмаса да, ул ярты сүз, хәтта күз карашы яки йөз чалымы белән шундук урыныңа утыртып куя. Хәтта бар яклап диярлек камил булсаң да, бу дәрәҗәдә мактанып утыра алмыйсың, барыбер берәр кимчелегем бардыр, ул тиклем үк кыланмыйм әле, дип уйлыйсың. Ә бу… Үз-үзенә тулы ышаныч белән сөйләшә. Сүзләре мактану кебек тә яңгырамый аның. Хәтта горурлану шикелле дә түгел. Бу чынбарлыкны сөйләү кебек кенә…

Чөнки янында хатыны бар. Ул яныңда булмаганда теләсә ничек мактана аласың. Хет нәрсә сөйлә! «О, мин аны кол урынына йөртәм, ике аягыннан тотып, өй идәнен дә аның чәче белән генә себерәм. Нинди гүзәлгә күзем төшсә, шуны өйгә алып кайтам, ул табын әзерләп, урын җәеп көтеп тора. Чөнки мин – гаилә башлыгы…» Хатының үзе булмаганда шулайрак та кылтаерга мөмкин. Ә моныкы үз янында йөри. Авыз ачып, бер каршы сүз әйтми, канәгатьсезлек белдерми. Шулай булгач, ирнең һәр сүзе – чынбарлык, һәр кыланышы үрнәклелек булып тоела.

Кунак-фәлән җыелса, моның буасы китә инде. Ресторанда официант чакырган шикелле, бармак шартлатып кына утыра: «Хатын, теге ризыкны китер әле, монысын чыгар әле… Хатын!» Хатыны берни дә дәшми, ул ни кушса, шуны эшләп тора.

Яхшы бит инде, бер карасаң. Тик бу хәл кунакка килгән ирләрнең дә, хатыннарның да ачуын чыгара. Канәгатьсезлеген уята, дияргә кирәктер инде, ачулану ул тирәндәрәк була бит, ә канәгатьсезлек шундук йөзгә чыга. Ир-атлар аның янында үзләрен, бик мескен үк булмаса да, ярыйсы гына кимсетелгән зат итеп тоя, чөнки берсенең дә бу дәрәҗәдә гаилә башлыгы була алганы юк. Шуңа күрә йорт хуҗасы гаилә башлыгы гына түгел, ә дөнья башлыгы булып тоела. Аның янында бөтен ир-ат мескен кебек кала. Сокланырга кирәк инде шундый ир-егеткә. Тик сокланып булмый, соклану өчен я зуррак, я тиң булырга кирәк. Мескеннәр үзләреннән зурракларга соклана алмый, мескенлек ул һәрвакыт көнләшү хисе уята.

Шундый хәлләр менә. Бу гаилә белән бик яхшы таныш һәм күп нәрсәләрдә хәбәрдар булгач, мин генә мыек астыннан елмаеп утырам. Ничек аңлатыйм инде аны сезгә? Менә бәрәңге… Аның шундый сорты барлыгы турындагы язманы бу ирнең телефонына мин җибәрдем. Хатынының үтенече буенча. Төркия курортлары турында язылган журналны хатын иренең өстәлендә үзе онытып калдырган… Һәм һәр эштә диярлек шулай.

Кызыксынучан кеше буларак, минем сораганым да бар:

– Бер дә хәтереңне калдырмыймыни соң?

– Юк, – дип елмая ханым. – Әйбәт кеше бит ул. Гаилә өчен яши торган зат, мине дә, балаларны да ярата. Ә бу кимчелеге… Ташка үлчим генә бит ул…

Мин уйга калам. Ирнең кимчелекләрен хатыны әһәмиятсез дип саный икән, алар чынлап та әһәмиятсезгә әйләнә. Алай гына да түгел бугай әле… Ирнең абруен күтәрү өчен күп очракта хатынының дәшми калуы җитә. Ә тагы да гадирәк итеп әйткәндә, болай булып чыга… Хатының сине гаилә башлыгы дип уйлый икән, син чынлап та… Юк! Хатының сиңа: «Мин – гаилә башлыгы», – дип уйларга мөмкинлек бирә икән, син чынлап та гаилә башлыгы була аласың…

Ә сүз барыбер матур яңгырый: «Мин – гаилә башлыгы!»

Марат Кәбиров


Фикер өстәү