Татарстанда 4 меңләп гаилә «Авыл ипотекасы» программасы буенча салада йортлы булган

Татарстанда 4 меңләп гаилә «Авыл ипотекасы» программасы буенча салада йортлы булган. Бу программа бездә инде 3 елдан артыграк вакыт дәвамында гамәлгә ашырылып килә. Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров әйтүенчә, шушы чорда 10 миллиард сумнан артыграк кредит бирелгән. Бер ипотека күләме уртача 2,5 миллион сум тәшкил итә.

Акча башлыча авылларда әзер йортлар сатып алуга тотылган. Шулай ук «Авыл ипотекасы» буенча үзеңнең җир кишәрлегеңдә шәхси йорт төзетергә яки йорт салу өчен җир кишәрлеге сатып алырга мөмкин. Бу елдан башлап, акчаны билгеле бер бистәләрдә (кечерәк район үзәкләрендә) төзелеп килүче яки әзер яңа йорттан (5 каттан биек булмаска тиеш) фатир сатып алуга да тотарга мөмкин. Әйтик, хәзерге вакытта Буа һәм Арчада шундый торак сатып алу мөмкинлеге бар.

Азат Җаббаров сүзләренә караганда, авыл ипотекасы Татарстанда ипотека базарын, шулай ук саланы үстерүгә өстәмә этәргеч биргән.


Фикер өстәү