Яшьләргә шәхси йорт сатып алу өчен ташламалы ипотека программасы эшли башлый

“Дом. РФ” дәүләт компаниясе Россиядә яшьләр өчен хосусый йортларга ташламалы ипотека программасын гамәлгә кертергә җыена. Бу хакта компания генераль директоры Виталий Мутко “РБК” хәбәрчесенә белдергән.

Аның әйтүенчә, пилот программага компания табышыннан 300 миллион сум бүлеп биреләчәк, ә кредитларны “Дом. РФ” банкы бирәчәк.
Мутко сүзләренә караганда, шәхси торак йорт сатып алу өчен ташламалы ипотека бирү буенча пилот проекты декабрьдә башланып, 2021 елның 1 июленә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Программа, 19 яшькә кадәрге балалары булып, үзләре 35 яшьтән артмаган кешеләр өчен билгеләнгән.
Программа буенча процент ставкасы яңа йортлардан фатир сатып алуга дәүләт программасында каралганча – 6,5 процент булачак. Лимитлары да шундый ук: Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә – 12 миллион, башка төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда – 6 миллионга кадәр. Шул ук вакытта кредитны күп дигәндә 20 елга алырга мөмкин. Беренчел кертем 20 проценттан ким булмаска тиеш. Программа фәкать төзелеш оешмаларыннан йортлар сатып алуга гына кагыла. Шәхси йортны мөстәкыйль төзү очрагында ипотека алучыга подряд компаниясе белән килешү төзергә кирәк булачак.
Моңа кадәр өченче кварталда вакытыннан алда түләнелгән ипотека кредитлары күләменең рекордлы күрсәткечкә (бер квартал өчен) – 524,8 миллиард сумга җитүе турында хәбәр ителде.


Фикер өстәү