Киләсе елның 10 гыйнварына кадәр салют ату тыела

Татарстанда 20 декабрьдән 2021 елның 10 гыйнварына кадәрге чорда пиротехникадан файдалануга тыелачак. Бу хактагы карарны Премьер-министр Алексей Песошин имзалады. Шул рәвешле, 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Янгынга каршы режимның гамәлдә булган вакытта 1-3 класс хәвефлелектәге пиротехникадан файдалану тыела. Бу бары тик бенгаль утлары һәм “хлопушка”ларга гына кагылмый.
Сәнәгать предприятиеләреннән, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык-энергетика комплексларыннан 500 метрдан кимрәк ераклыкта, шулай ук торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыгы объектларыннан, күп кеше җыелган урыннардан, автомобиль юлларыннан 50 метрдан кимрәк ераклыкта петарда-фейерверклар шартлатырга ярамый.


Фикер өстәү