Россиянең барлык төбәкләрендә хәрби укыту үзәкләре ачылачак

Студентларның хәрби әзерлеген камилләштерү өчен, Россиянең барлык төбәкләрендә хәрби укыту үзәкләре ачылачак. Оборона министры Сергей Шойгу әйтүенчә, хәзерге вакытта 9 югары уку йорты (шул исәптән Луганск Халык Республикасында) мондый үзәкләр ачылырга тора.

Шойгу сүзләренә караганда, хәрби әзерлек белән шөгыльләнүче төбәкләр саны – 82, ә хәрби укыту үзәкләре саны 137гә җитәчәк. Министр билгеләп үткәнчә, гадәти югары уку йортлары да махсус хәрби операция максатына ирешүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Әйтик, илнең 400дән артыграк вузыннан 20 меңгә якын студент волонтерлык эшчәнлегендә һәм гуманитар миссияләрдә катнаша.


Фикер өстәү