Көрәккә кем хуҗа? Татарстан юлчылары кышның беренче имтиханын тапшырды

Беренче кар! Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юлдагыларны бер төндә көздән кышка аяк басу уңаеннан котлады. Баксаң, юлчылар табигатьнең мондый кыланмышына әзер булган. Көттереп, әмма буранлап яуган кар аркасында республикада гадәттән тыш хәл килеп чыкмаган. Татарстан Хөкүмәт йортында юл хезмәте оешмаларының кышкы чорда әзерлегенә багышланган һәм алдан ук билгеләнгән брифингта беренче сынау нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

– Быел тагын да күбрәк юллар төзелде, димәк җаваплылык та артты, – диде Фәрит Хәнифов сүзне ерактан ук башлап. – Узган атнада Татарстанда М12 югары тизлекле трассасының бер өлеше кулланышка тапшырылды. Ул 20 декабрьдә тулысынча ачылыр дип көтелә. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын төзү кысасында Чулман елгасы аша салынучы күпернең 18 торыгында (алар барлыгы 22. – Ред.) эш тәмамланды. Моннан тыш, Шәле – Баулы автомобиль юлы төзелешендә эш дәвам итә.
Министр сүзләренә караганда, быел Татарстанда 210 миллиард сумлык юл эшләре башкарылган. Аңлашыла ки, аның шактый өлеше М12 югары тизлекле трассасы төзелешенә туры килгән. Төбәк дәрәҗәсендәге программалар кысасында юлларга 81,1 миллиард сумнан күбрәк акча «түшәгәннәр».

– Соңгы елларда республикада зур юллар төзегәндә муниципаль дәрәҗәдәге, авыллар арасындагы бер мең чакрымга якын озынлыктагы юл файдаланылды. Алар шактый таушалды. Зур трассалар салынып беткәч, киләсе елда әнә шул кечкенә юлларда ремонт башларга ниятлибез, – дип тә алдан ук тынычландырды Фәрит Хәнифов.

Кышкы чорда мондый ямаулы юлларга игътибарны арттырырга да киңәш итте ул. Юлчыларга уяулыкны югалтырга ярамый. Татарстан башкаласында дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә айлык норманың чирек өлеше кадәр кар яуган әнә. Гомумән алганда, Татарстан юлчылары кышка әзер, дип хисап тотты министр. Олы юлларны кардан вакытында арындыру өчен 1,1 меңнән артык техника, 473 мең тоннага якын тоз-ком катнашмасы һәм 97 мең тонна техник тоз әзерләп куйганнар.

Федераль дәрәҗәдәге юлларның торышы да шик уятырлык түгел.

– Федераль трассаларда юл һәм һава торышына бәйле вазгыятьне 44 метеостанция контрольдә тота, – диде Юл федераль агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев. – Алардан алынган мәгълүмат ярдәмендә алдагы 2–4 сәгатькә һава шартларын тәгаен фаразларга һәм кирәк очракта, Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә юлларда хәрәкәтне вакытлыча чикләү турында карар кабул итәргә мөмкин. Сишәмбегә каршы төндә, һава торышы кискен үзгәрү сәбәпле, автобуслар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәт якынча сигез сәгатькә туктатылып торды инде.
Ә менә Казанда кар көрәүчеләр җитми. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең тышкы төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев әйтте. Аның сүзләренә караганда, башкаланың юл хезмәте предприятиеләрендә кадрлар кытлыгы сизелә.

– Хезмәт хаклары түбән булу аркасында мәсьәләне тулысынча хәл итеп бетереп булмый, – диде ул, кулына көрәк алырга әзер булучыларның ни өчен җитмәвенә ишарәләп. – Юлларны тәртиптә тотуда эшчеләр аз булу сәбәпле, аларны кышкы чорда эш кимрәк булган урыннардан да җәлеп итәбез. Сменалап эшләргә туры килә. Бүген башкала юллары сагында 800гә якын эшче һәм 560 машина йөртүче кизү тора. Кышкы режимга күчкәч, хезмәт хаклары да бераз арта, билгеле. Төнлә һәм ялларда да эшләүне исәпкә алып, юл хезмәткәрләре уртача – 47, машина йөртүчеләр 80 мең сум хезмәт хакы алачак. Бүген тармакта эшләүчеләрнең уртача яше – 50–54.

Казанда тәртиптә тотарга кирәкле юлларның гомуми мәйданы 22,7 миллион квадрат метр тәшкил итә. Быел гына да әлеге күрсәткеч 570 мең квадрат метрга арткан. Яңа салынган юллар турында сүз чыккач, Фәрит Хәнифовтан Вознесение трактының икенче өлеше кайчан салынып бетәчәген дә сорадылар. «Быел әлеге төзелеш буенча финанслау 7 миллиард сум тәшкил итте. Барлыгы исә 20 миллиард сум чамасы акча кирәк. Шуңа күрә эш тә, финанслау чыганакларын эзләү дә киләсе елда дәвам иттереләчәк», – диде министр.
Әлегә исә булган юлларда исән-имин йөрергә язсын!

Бер түләсәң, җитә
М12 югары тизлекле юлында, шул исәптән аның Татарстанга туры килгән өлешендә дә иминлек сагында юлчылар гына түгел, авария комиссарлары хезмәте дә сакта торачак. Бу хакта брифингта «Автодор» дәүләт корпорациясенең эксплуатацияләү буенча идарә рәисе урынбасары Геннадий Жилин әйтте.
Аның сүзләренә караганда, яңа юлда куркынычсызлык мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә. «Юл чатында туктап калган машина да авария китереп чыгарырга мөмкин», – диде ул. Шуңа күрә югары тизлекле трассада авария комиссарлары кизү торачак. Алар ялларсыз һәм тәүлек әйләнәсе эшләячәк.
– Ярдәм егерме минутта килеп җитәчәк, – диде Геннадий Жилин. – Комиссарлар машинага ягулык салу, техник хезмәт, медицина ярдәме күрсәтү, гадәттән тыш хәл урынына махсус хезмәтләрне чакырту, автомобильне эвакуацияләү, юл инфраструктурасын тәртиптә тоту кебек бурычларны башкарачак.
М12 трассасында барлыгы 27 экипаж эшләячәк. Аларның алтысы – Татарстанда. Билгеле булганча, М12 трассасы түләүле. Юлда авария комиссарын чакырткан өчен машина йөртүче өстәп акча түләмәячәк.


Фикер өстәү