Авыл ипотекасын 1,9 процент белән алырга мөмкин

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер авылдан төзелеп килүче яки әзер торак (җир кишәрлеге белән) сатып алуга ипотека кредитын “Россельхозбанк” хезмәт хакын картасыннан файдаланучыларга – 1,9 процентлы ставка белән, корпоратив компанияләр хезмәткәрләренә – 2,2 процентлы ставка белән рәсмиләштерергә (яки шушы ук максатка алынган кредитны рефинансларга) мөмкин.

Моннан тыш бу категориягә керүче клиентларга түбәндәге максатларга кредит ставкасы киметелгән: үз милкеңдәге җир кишәрлегендә подряд килешүе буенча (төзелеш оешмасы белән килешү төзеп дигәнне аңлата) торак йорт төзүгә яки башланган төзелешне төгәлләүгә; авылдан җир кишәрлеге сатып алуга һәм анда подряд килешүе буенча торак йорт төзүгә; әлеге банкның үзеннән, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкаләт биргән башка кредит оешмаларыннан шушы ук максатка элегрәк алынган кредитны түләүгә. Кертелгән үзгәрешләр кысаларында 2,5 проценттан башланган ставка буенча кредит алырга мөмкин булачак.
25 елга бирелә торган кредит күләме 3 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта беренчел кертем 10 проценттан башлана.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенгә 1245 гаилә авыл ипотекасын алган инде. Татарстанда Лаеш районы әлеге программаны тормышка ашыру буенча лидерга әйләнгән: биредә авыл ипотекасы буенча 245 алыш-биреш теркәлгән. Питрәчтә – 200, Биектау районында – 153.
“Россельхозбанк” Татарстанда яшәүчеләргә авыл җиреннән торак сатып алуга барлыгы 2,7 миллиард сум акча биргән инде.


Фикер өстәү