Суыкта нәрсә ашарга?

Сер түгел: суыкта күңелебез күбрәк майлырак, туклыклырак ризыкларга тартыла. Ни өчен шулай? Бу теләккә каршы торып буламы һәм кирәкме? Язга таба артык килограммнардан котылу максатында интегә-интегә ябыкмас өчен нишләргә?

500 грамм кагыйдәсе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәр көн саен кимендә 500 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәклеген тукып тора. Көненә 5 тапкыр (бер утыруда 100әр грамм чамасы)! Күпләребез, бик күп бит бу, дип уйлап куйгандыр. Юк, күп түгел. Бер мандаринның авырлыгы – 80-100 грамм, уртача зурлыктагы әфлисунныкы – 150-200 Төшке һәм кичке аш вакытында берәр нинди салат, яшелчә гарниры, кәбестә ашы, яшел тәмләткечләр… Шулай җыела инде. Өстәвенә тагын берәр җимеш тә ашап куйсаң, хәтта кышын да көндәлек норманы арттырып та үтәргә мөмкин. Әмма табигать нигъмәтләрен дөрес сайларга кирәк. Файдалылары исәбенә “свежий” яшелчә, җиләк-җимешләр генә түгел, бәлки ‘катырылганнары да, шулай ук үз согында маринадланган помидорлар, томат пастасы һәм пюре, шикәр комы өстәлмәгән томат һәм яшелчә соклары, консервланган яшел борчак, фасоль, кукуруз һ.б. керә.

Майлы ризыклар

Май суыкта туңмаска ярдәм итә. Тик терлек майларының гына түгел, бәлки үсемлек майларының да шулай тәэсир итүен кайберәүләребез белмидер дә әле. Эш шунда: майлар мускулларның җиңелчә генә калтырануына (без аны сизмибез) китерердәй матдәләргә таркала. Менә шул мускуллар калтырганда, безгә суыкта җылыну мөмкинлеге бирердәй җылылык бүленеп чыга. Иң яхшысы – төрле үсемлек майлары катнашмаларын (хәзер алар сатуда бик күп) куллану. Мондый катнашмалар ризык пешерү өчен түгел, ә салат ясау өчен әйбәт. Моннан тыш майлы балык (бигрәк тә Төньякның суык диңгезләреннән тотылганнары) бик файдалы. Төрле диңгез продуктлары һәм диңгез кәбестәсе турында да онытырга ярамый. Бу диңгез нигъмәтләренең барысында да йод бар, ул да суыкта җылынырга ярдәм итә. Моннан тыш йод калкансыман биз гормоннары өчен бик кирәк. Гормоннар матдәләр алмашын яхшырта. Нәтиҗәдә организмда җылы күбрәк бүленеп чыга.

Кышын бер көнлек якынча меню

Иртәнге аш

Кыздырылган суган (яки сарымсак) белән йомырка тәбәсе
Әфлисун
Каһвә

Төшке аш

Чөгендер ашы
Бәрәңге (чикмәнле яки суда пешерелгән, яисә боламык) белән пешкән сельдь балыгы
Каймак белән кыяр (помидор яки торма) салаты, яисә диңгез кәбестәсе

Икенче төшке аш

Сыр
Куе сөт салынган каһвә

Кичке аш

Кәбестә, ташкабак һәм гөмбәдән рагу
Лимонлы чәй.

Йоклар алдыннан

Алма
Яшел тәмләткечләр белән кефир


Фикер өстәү