Социаль ипотека буенча торак алучыларга кредитларын рефинанслау мөмкин булачак

Татарстанда социаль ипотека буенча торак алучыларның социаль ипотека килешүен сату-алу килешүенә алыштыру мөмкинлеге туган. Бу аларга дәүләт ярдәменнән – ана капиталыннан файдалануга һәм процент ставкасының дәүләт тарафыннан субсидияләнүенә юл ача, дип хәбәр итә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте.

“Дәүләт ярдәме алу өчен таләпләр федераль законда бик ачык билгеләнгән – алар лицензияле банклар аша алынган ипотеканы түләүгә юнәлдерелгән. Социаль ипотека буенча торак алучыларыбыз да дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алсын өчен Дәүләт торак фонды сату-алу килешүенә күчү механизмын эшләде”, – диелә фондның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Гади генә итеп әйтсәк, Дәүләт торак фонды белән сату-алу килешүенә күчү (моның өчен иң элек банктан займ рәсмиләштерергә кирәк – федераль законда дәүләт ярдәме алу өчен банктан ипотека алырга кирәк, дигән бит) социаль ипотека программасында катнашучыларга берникадәр акчасын янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк, чөнки бу очракта дәүләт процент ставкасының бер өлешен каплаячак.
Тик моның өчен бернинчә шартның үтәлүе кирәк: социаль ипотека килешүе күп фатирлы йорттагы фатир буенча төзелгән булырга, фатирга милек хокукы теркәлмәгән булырга тиеш, шулай ук максатчан акча займын алу килешүе яки бурычны түләтү турында үтәлмичә калган суд карарлары булмаска тиеш.
Шул ук вакытта социаль ипотека программасында катнашучыларның баласы туган очракта, аларга дәүләт ярдәме сыйфатында 200 мең сум күчерелә.
Моңа кадәр Дәүләт торак фонды Covid-19 коронавирусыннан зыян күрүчеләргә кредит каникулын тәкъдим иткән иде. Моннан тыш социаль ипотека алу мөмкинлеге киңәйтелгән: хәзер бу программада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән тыш, кайбер башка категориядәге кешеләр дә катнаша ала.


Фикер өстәү