1 июльдән ана капиталын янә социаль ипотека торагы өчен түләүгә тотып булачак

Социаль ипотека программасында катнашучылар 1 июльдән торак бәясенең бер өлешен каплау өчен янә ана капиталыннан файдалану мөмкинлеге ала. Россия Хөкүмәтенең “Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тоту кагыйдәләренең 11 пунктына үзгәрешләр кертү турында” 22 июнь, 2022 ел карары моңа кадәрге чикләүләрне алды. Татарстан Дәүләт Советы әлеге документны тәкъдим итүчеләрнең берсе булды.

Исегезгә төшерәбез: социаль ипотека программасында катнашучыларның “баш авыртуы” Россия Пенсия фонды ана капиталын бу программа буенча алынган фатир өчен түләүгә күчерүне туктаткач, “Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга җибәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында” Россия Хөкүмәте карары кабул ителгәннән соң, 2020 елның октябрендә башланып китте. Карарда торак сатучы компаниянең милкендә ЕГРНда теркәлгән җир кишәрлеге булырга тиешлеге күрсәтелгән иде. Ә Татарстан Дәүләт торак фонды каршындагы “Строим будущее” кооперативының (социаль ипотека килешүе шуның белән төзелә) җиргә милек хокукы юк һәм була да алмый. Моннан тыш Дәүләт торак фонды банк учреждениеләре реестрында да тормый. Бу кадәресе дә ана капиталын торак өчен түләүгә тоту мөмкинлеген юкка чыгарды.
Кыскасы, Россия Хөкүмәте керткән үзгәрешләр Татарстанда 25 ел дәвамында уңышлы төстә тормышка ашырылып килүче эш рәвешенә киртә салды. Бу җәһәттән республика Дәүләт Советына халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр алынды. Шул сәбәпле республика парламенты Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга элек кабул ителгән кагыйдәләргә үзгәрешләр кертүне сорап мөрәҗәгать итте.
Дәүләт Советы мөрәҗәгате хупланып, Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тоту кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Алар 1 июльдән гамәлгә керәчәк. Шулай итеп, Татарстанда 4 меңнән артыграк гаилә ана капиталыннан социаль ипотека торагы өчен түләү максатында файдалана алачак.


Фикер өстәү