Татарстанда берничә ел буе мунчада яшәгән күп балалы гаилә йортлы булган

Менделеевск районында берничә ел буе мунчада яшәгән күп балалы гаиләгә район хакимияте шәхси йорт төзергә ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Биш бала (берсе – инвалид) тәрбияләп үстерүче Курихиннар гаиләсе ярдәм сорап Менделевск районы хакимияте башлыгы Радмир Беляевка мөрәҗәгать иткән булган.

“Гаиләгә Менделеевск районы шәһәр Советы депутатын беркетү турында карар кабул иттек. Тормышта авыр хәлләрдә калган гаиләләрнең даими күзәтүдә булуы безнең өчен мөһим. Курихиннар гаиләсенә төзелеш материаллары белән ярдәм иттек”, – дип билгеләп үткән район хакимияте башлыгы.
Курихиннарга беркетелгән депутат төзелеш материаллары сатып алып, аларны мохтаҗ гаиләгә тапшырган. Моннан тыш бораулау эшләренә, транспорт чыгымнарын капларга, газ кертергә булышканнар.


Фикер өстәү