Казаннан Сочига очучы самолет аэропортка кире кайтырга мәҗбүр булган

Сочига очучы самолетның Казанга кире әйләнеп кайтуы буенча прокурор тикшерүе уздырыла.

Дүшәмбе – 11 сентябрьдә Казаннан Сочига кузгалган Airbus 320 очкычы Кара диңгез буендагы шәһәргә барып җитә алмаган. “Урал авиалинияләре” самолеты 11.57 сәгатьтә, техник сәбәпләр аркасында, Татарстан башкаласы аэропортына кире кайтырга мәҗбүр булган, дип яза “КП-Казань”.

“Самолет уңышлы гына төшеп утырган. Хәзерге вакытта техник хезмәтләр төзексезлекләрне юкка чыгару белән мәшгуль. Килеп туган хәл буенча прокурор тикшерүе үткәрелә. Очышларның иминлек таләпләрен үтәмәү ачыкланган очракта тиешле чаралар күреләчәк”, – дип хәбәр ителгән басмага Татарстан транспорт прокуратурасының матбугат хезмәтеннән.

Казанга кире кайткан самолетта 166 пассажир булган. Аларга башка самолет биреләчәкме – анысы мәгълүм түгел.


Фикер өстәү