Татарстанда күчемсез милекне электрон рәсмиләштерүчеләр арткан

Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен электрон мөрәҗәгатьләр саны арткан. Ел башыннан бирле республикада ипотеканы теркәүгә 20 меңгә якын гариза тапшырылса, шуның 70 проценты – электрон рәвештә. Росреестрның Татарстан буенча идарәсе хәбәренә караганда, «24 сәгать эчендә электрон ипотека» проектыннан быел чама белән 10 мең кеше файдаланган инде. Ипотека алучыларның яртысы дигән сүз бу.

Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова әйтүенчә, электрон ипотека, Татарстанда яшәүчеләрне Күпфункцияле үзәк офисына барудан азат итеп, ипотека килешүен тиз генә төзү мөмкинлеге бирә. Моңа кадәр ипотеканы теркәүгә 5–7 көн таләп ителсә, әлеге проект вакытны бер тәүлектән кимрәккә калдыра. Шуңа күрә ипотеканы электрон рәвештә теркәүчеләр саны көннән-көн ишәя.

Хәзерге вакытта ипотеканың 70 проценттан артыгы электрон рәвештә теркәлсә, узган ел бу күрсәткеч якынча өчтән бер өлешен генә тәшкил иткән. Лилия Борһанова сүзләренә караганда, якын киләчәктә аны тулысынча электрон теркәүгә күчерү бурычы тора. Сүз уңаеннан, өлешче килешүен теркәү өчен тапшырылган электрон мөрәҗәгатьләр саны да узган елдагы белән чагыштырганда 10 процентка үскән.


Фикер өстәү