Динә Гарипова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты

Татарстанның атказанган артисты, «Голос» проекты җиңүчесе Динә Гарипова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты. 19 июньдә җырчы бәби тапкан. Динә Гарипова хәзер малай әнисе! Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Бала 19 июньдә дөньяга килгән. Буе — 51 см, авырлыгы — 3220 г.

Билгеле булганча, Динә Гарипова 2015 елда кияүгә чыккан иде.

Җырчыны әлеге шатлыклы вакыйга белән чын йөрәктән котлыйбыз!


Фикер өстәү