Татарстан буенча Росреестр идарәсендә хезмәткәрләрне бүләкләделәр

Бүген Татарстан буенча Росреестр идарәсендә хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Чара күчемсез милеккә хокук һәм аның белән бәйле килешүләр төзү буенча дәүләт системасының 25 еллыгы уңаеннан уздырылды.

Вазыйфаларын югары дәрәҗәдә башкаруы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен биредә хезмәт куйган 328 хезмәткәргә Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаровның рәхмәт хаты тапшырылды.

Ундүрт ел эчендә идарә, зур үзгәрешләр кичереп, Росреестрның иң яхшы территориаль идарәсенә әверелде. Идарә җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова белдерүенчә, дәүләт теркәүчесе вазыйфасы бик җаваплы.

– Безнең хезмәткәрләр көненә 40-50 эш терки. Бу бик җаваплы эш. Уртак эшебез өчен сезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Киләчәктә дә югары нәтиҗәләргә ирешергә язсын. Барлык башлангычларыгызда уңышлар телим, – диде Лилия Борһанова.


Фикер өстәү