#КаzanForum: Рөстәм Миңнехановка «Атом» электромобиленең прототибын күрсәттеләр

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Атом» электромобиленең прототибын күрсәттеләр. Республика җитәкчесен машина белән «Атом» компаниясенең IT-директоры Дмитрий Агиев таныштырды.

Дмитрий Агиев әйтүенчә, электромобильне күпләп җитештерү 2025 елга тәгаенләнгән. Киләсе берничә елда моңа әзерлек эшләре алып барылачак. Аны җитештерү мәйданчыгы итеп Татарстанны сайларга телиләр. Әлегә тәгаен урыны билгеле түгел.


Фикер өстәү