Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасы Президенты Аслан Бжания белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасы Президенты Аслан Бжания белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Казанга визиты һәм Россия-Абхазия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә кызыксынуы өчен Аслан Бжаниягә рәхмәт белдерде. «Без Абхазия икътисады, шул исәптән азык-төлек һәм шәраб ясау сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш материаллары җитештерү, нефть чыгару тармагы, гидроэнергетика үсешен күрергә шат. Туризм һәм санатор-курорт өлкәсе бик яхшы перспективаларга ия», — диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Абхазия арасындагы мөнәсәбәтләр күптәнге һәм яхшы тарихка ия. 1994 елда Татарстан һәм Абхазия арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү имзаланган, делегацияләр белән үзара алмашу гамәлгә ашырыла, муниципалитетлар арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә.

Татарстан белән Абхазия арасында товар әйләнеше әлегә зур түгел, әмма күләмнәрен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Абхазиягә «КАМАЗ» йөк машиналарын, автомобиль шиннарын, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен, медицина һәм фармацевтика товарларын китерү белән кызыксына. Моннан тыш, Татарстан территориаль үсеш, заманча шәһәр инфраструктурасын булдыру өлкәсендә үз тәҗрибәсе һәм эшләнмәләре белән уртаклашырга әзер.

Шулай ук хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр – агросәнәгать комплексы, автомобиль төзелеше, ИТ-өлкә, сәламәтлек саклау һәм башкалар. «Хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Бүгенге очрашу безнең багланышларга яхшы этәргеч бирер дип өметләнәм», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аслан Бжания Абхазия делегациясенең визитын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. «Миңа монда булу бик күңелле. Россия белән мөнәсәбәтләр контекстында без субъектлар дәрәҗәсендә элемтәләрне үстерергә телибез. Мин бик гаҗәпкә калдым, безнең делегация республиканың шул дәрәҗәдә үсүенә соклана. Татарстан җитәкчелеге сәнәгать предприятиеләрен саклап кала алган, аларны яңарткан», — дип ассызыклады ул.

Абхазия Президенты Татарстан белән алга таба хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде. «Бездә ике диңгез порты бар, транзит мөмкинлекләре бар. Без бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә әзер», — дип өстәде Аслан Бжания.

Татарстанга визит кысаларында Абхазия делегациясе Инвестицион үсеш агентлыгы, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы, Казан вертолетлар заводы, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ, «Химград» технополисы һәм Казан федераль университеты белән танышачак.


Фикер өстәү