Эссе сукмасын өчен нишләргә?

Эссе көннәрне озак көтеп алсак та, аның зыянын күрә башладык инде. Эсседә хәл китеп, терапевт, педиатрларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Урамда озаграк йөрсәң, кояш та, эссе дә сугарга мөмкин. Ул чагында баш чатнап авыртырга тотына, күңел болгана, йөрәк сикерә, температура күтәрелә, салкын тир чыга, кеше аңын югалтып егылырга да мөмкин.

Республика медицина профилактикасы үзәге табибәсе Роза Алимова әйтүенчә,  эсселекне бигрәк тә балалар, өлкәннәр, йөрәк-кан тамырлары, тын юллары авыруларыннан интегүчеләр авыр кичерә. Кояш кыздырганда, көн челләсендә – 11дән 15 сәгатькә кадәр урамда йөрмәскә, көн дәвамында су эчеп торырга, кич йоклар алдыннан салкынча душ керергә киңәш итә ул. Аның әйтүенчә, бу көннәрдә әби-бабайларның  бакчаларда кояш кыздырганда эшләмәве хәерле. Урамда йөгерергә яраткан кешеләргә дә моны иртәнге яки кичке сәгатьләрдә башкарырга кирәк.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомумпрактика табиблыгы буенча штаттан тыш баш белгече Люция  Фәйсханова, җәйге чорда кан куеруын һәм шуның аркасынд, инфаркт-инсульт чирләре килеп чыгу куркынычы барлыгын кисәтте. Кан куермасын өчен аспирин эчүнең файдасы бар. Тик аны да теләсә ничек, үз белдегең белән эчәргә ярамый. Бигрәк тә 12 яшькә кадәрге балаларга аны эчертергә киңәш ителми. Эсседә халык салкын суга сикерергә ярата. Кисәк температура алмашыну аркасында, кан тамыры кысылып, тәнне көзән җыерырга, инфаркт булырга мөмкин. Люция Фәйсханова югары кан басымыннан интеккән кешеләргә даруларны даими эчеп торырга куша, чөнки эсседә кан басымы кисәк күтәрелеп, инсульт килеп чыгу куркынычы була.

Эссе сугудан бигрәк тә кечкенә сабыйларны сакларга кирәк. Балалар республика клиник хастаханәсе табиб-педиатры Мария Петрова фикеренчә, коляскада утырган бәләкәч белән кызу көннәрдә 20 минуттан да озаграк йөрергә ярамый. Кояш сукканлыктан, бала хәлсезләнгән икән, аны күләгәле урынга яткыралар, су эчертәләр, киемнәрен салдырып, тәнен сулы чүпрәк белән җиңелчә ышкыйлар. Бүлмәгә алып кереп, эшләп торучы кондиционер астына яткыру шулай ук зыянлы, салкын тию ихтимал.

Роспотребнадзор оешмасы елга буе комлыкларын рәсми рәвештә ачмаса да, анда ял итүчеләр бик күп. Көннәр буе кызынган кешенең тәне пешәргә дә мөмкин. Бу очракта башта ул урынга төрле спрейлар сиптерергә, соңгы этапта гына майлар кулланырга ярый, ди белгечләр. Җәйге чорда ризыклардан агулану, эчәк инфекциясе авырулары килеп чыгу очраклары да арта. Табиблар әйтүенчә, эссе сукты, дип килүчеләр еш кына бер үк сүзне сөйли: «Көне буе урамда йөргән идем, су эчү онытылган, башка кию турында уйланылмаган», – диләр. Урамда азрак булырга, артык кызынмаска, су эчәргә, башка кияргә – бер карасаң, гап-гади киңәшләр. Менә шулар төрле күңелсезлекләрдән саклый.

Эссе көннәрдә сусауны ничек басарга?

Кайнаган җылы су эчәргә.

Минераль су эчүнең дә файдасы бар. Тир белән организм бик күп калий, магний һәм башка микроэлементлар югалта. Минераль су шуны тулыландыра.

Бөтнек, мелисса һәм башка үләннәр төнәтелгән чәйләр, татлы булмаган җиләк-җимеш ширбәтләре, морслар да хушландыра.

Фәния Арсланова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов      


Фикер өстәү