Кирәкмәгән шалтыратулардан котылу юлларын өйрәткәннәр

Белгечләр моның өчен махсус программадан файдаланырга киңәш итә.

Кирәкмәгән шалтыратулардан котылу өчен махсус программалардан файдалану киңәш ителә. Элемтә операторларының, банклар һәм антивирусларны уйлап табучыларның бу максатта түләүле һәм түләүсез бик күп кушымталары бар. Тик барыбер аларга гына ышанырга ярамый. Киберҗинаятьчеләрдән саклану буенча белгеч Александр Дворянский “Прайм” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
Мондый мобиль сервислардан файдаланудан тыш, үзебезнең телефон номерын бик таратмаска тырышу кирәк. “Кагыйдә буларак, күбебез аны үз теләгебез белән төрле интернет-ресурсларда калдыра. Ә бу номерның җинаятьчеләр, спамерлар базасына эләгүенә китерергә мөмкин”, – дигән белгеч.
Шуңа күрә, кирәк булмаганда, телефон номерын интернет-кибетләр сайтларында, форумнар, бонус программаларында һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүче башка ресурсларда күрсәтмәүвең хәерле.
“Интернет-кибет аша товарлар сатып алу өчен аерым номер яки виртуаль сим-карта булдыру әйбәт. Төп номерны спамнан һәм вируслы программалардан саклау мөмкинлеге бирәчәк бу. Хәзерге вакытта элемтә операторларының мондый бурычларны хәл кылуга ярдәм итәрдәй бушлай тарифлары байтак”, – дип аңлаткан белгеч.


Фикер өстәү