Һәр ярманың – үз сере

Карабодай. Составындагы аксым күплеге буенча карабодайга тиңнәр юк. Ул бит төсе өчен әһәмиятле булган тимергә, йөрәк өчен кирәк булган калий белән магнийга бай. Карабодай артык авырлыктан котылырга теләүчеләр өчен дә алыштыргысыз. Ул шулай ук йокысызлык һәм кәефсезлектән азапланучылар өчен дә файдалы. Карабодай матдәләр алмашын яхшырта. Әлеге ярманың тагын бер мөһим үзенчәлеге бар: ул өлкәннәрнең күрү сәләтен саклап калырга булыша, ягъни күз тукымасының картаюын тоткарлый.

Тары ярмасы. Начар экологияле зур шәһәрләрдә һәм районнарда яшәүчеләргә тары ярмасы белән дуслашырга кирәк, чөнки аның составындагы элементлар организмдагы начар матдәләрне чыгара. Кардиологлар да үз авыруларына тары ярмасы ашарга киңәш итә. Аның составындагы калий йөрәк эшчәнлеген нормальләштерә. Моннан тыш ул кан басымын нормада тотарга булыша һәм кан тамырларын ныгыта.

Дөге ярмасы. Дөге ярмасы чәчләрнең матурлыгы, тырнакларның ныклыгы һәм нервларның сәламәт булуы өчен мөһим булган В төркеме витаминнарына бай. Дөге составында булган Е витамины исә җыерчыклар белән көрәшә. Моннан тыш, әлеге ярма кан тамырларына бәйле булган авыруларны, бетчәләр барлыкка килүне кисәтү өчен әһәмиятле цинкка бай.


Фикер өстәү