Владимир Путин Россиядә кайбер товарларга ихтыяҗ артуга бәйле мәсьәләләр хәл ителәчәген әйтте

Россиядә товарларның аерым төрләренә ихтыяҗ артуга бәйле барлык мәсьәләләр хәл ителәчәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Мондый вакытларда аерым төркемдәге товарларга ихтыяҗ арту аңлашыла. Әмма эш барышында бу проблемаларны тыныч режимда хәл итәчәгебезгә шик юк», –  диде илбашы Министрлар Кабинеты утырышында.

Президент сүзләренчә, «күпмедер вакыттан соң гражданнар җайлашыр һәм без мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмаган мәсьәләләр булмавын аңлар».

Искәртеп узабыз, 21 февральдә ДНР һәм ЛНР башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Россия Президенты Владимир Путинга республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте. Дүшәмбе көнне Президент Иминлек советы утырышын уздырды, анда Украинадагы вазгыять каралды. Шул ук көнне кичен дәүләт башлыгы Донецк һәм Луганск халык Республикаларының бәйсезлеген тану турындагы указларга кул куйды.

23 февральдә республика җитәкчелеге Россиягә Украина агрессиясенә җавап кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Донбассның тынычлыгын саклау өчен 24 февральдә махсус хәрби операция башланды.

Көнбатышның күп кенә илләре бу карар хакында фикер алышты һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады.

Элегрәк Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россия НАТО һәм Евросоюз тарафыннан кертелгән чикләүләргә бирешмәячәген әйтте.


Фикер өстәү