Владимир Путин балалар ялына туристик кешбэк программасын эшләтеп җибәрергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин  балаларның җшйге ялына тотылган акчаларны кире кайтару программасын май аена кадәр эшләргә кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Илбашы әйтүенчә, узган ел балалар өчен туристик кэшбек системасыннан күп кенә ата-аналар файдаланган.

«Узган елны балалар сәламәтләндерү лагерьларына юллама бәясенең 50 процентка кадәр өлешен кайтару программасын эшләтеп җибәрдек. Бу 20 мең сумнан артмый. Әлеге ташламадан 400 мең баланың гаиләсе файдаланган. Мин сездән быел 1 майдан ук шундый ук программаны кертүегезне сорыйм. Моны алдан ук эшләргә һәм гражданнарга мондый программаның 2022 елда да гамәлгә ашырылачагын хәбәр итәргә кирәк», — диде Путин Министрлар Кабинеты белән узган киңәшмәдә.

Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковны билгеләделәр.


Фикер өстәү